Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәр округындагы Республика матди ярдәм үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итмичәБердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы (https://www.gosuslugi.ru/) һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша күрсәтелә торган хезмәтләр (https://uslugi.tatarstan.ru/mintrud/service)

№ т/б

Хезмәт төрләре

1. 

торак мәйданы һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия

2. 

пенсионерларга транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү

3. 

торак мәйданы һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарына 50% күләмендә компенсация

4. 

18 яшькә кадәрге, даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ (ярдәм күрсәтү, карау) инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү

5. 

18 яшькә кадәрге биш һәм аннан да күбрәк баласы, ул гаиләдә ата-ананың берсе инвалид һәм (яки) балаларның берсе инвалид бала булган гаилә әгъзаларына айлык пособие

6. 

күпфатирлы йортта гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүгә взнос түләү чыгымнарына компенсация

7. 

баланы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тотуга ата-ана түләвенең бер өлешенә компенсация

8. 

мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалары булган гражданнарга (балалы гаиләләргә) компенсация түләү

9. 

торак мәйданының социаль нормасы һәм хезмәтләр куллануның билгеләнгән нормативлары (күп балалы гаиләләр) чикләрендә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30% күләмендә субсидия

10. 

6 яшькә кадәрге балаларга дару чаралары сатып алуга субсидия

11. 

гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы балаларга транспортта йөрүгә субсидия

12. 

берьюлы өч һәм аннан да күбрәк балалар туганда бер тапкыр бирелә торган пособие

13. 

берьюлы өч һәм аннан да күбрәк балалар туганда айлык пособие

                                                                     Субсидияләр турында

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр Яр Чаллы шәһәре, Солнечный бульвары, 6 адресы буенча урнашкан Яр Чаллы шәһәр округындагы Республика матди ярдәм үзәге бүлеге тарафыннан бирелә, тел.: 8(8552) 47-46-53, 47-46-54.

Субсидия «Шәһәр исәпләү үзәге» ҖЧҖ, ЭПУ «ЧелныГаз», «Энергосбыт» ҖЧҖ идарә компанияләреннән һәр шәхси счет буенча фактта күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен язылган суммалар турында белешмәләр алганнан соң исәпләнә. Шунлыктан, субсидия исәпләү бер айга соңрак башкарыла.

Шулай итеп, гыйнвар субсидиясе февральдә исәпләнә. Акча да гражданнарның шәхси счетларына февральдә күчә.

Гыйнвар өчен исәпләнгән субсидия суммасы «Шәһәр исәпләү үзәге» ҖЧҖның февраль ае өчен булган лицевой счетларында күрсәтелә. Бу лицевой счетларны шәһәр халкы март башында алачак. Субсидия исәпләү һәм аны гражданнарның шәхси счетларына күчерү барлык башка айларда да шул рәвешле алып барыла.

                                                             Социаль хезмәт күрсәтү турында

«Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында» 2013 елның 28 декабрендәге 442-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылды. Телефоннар: 71-39-09; 53-60-33.

Пятница, 10 ноября 2023, 19:29